Исәннәрнең әле вакыты бар
Зикер әйтер өчен һәрвакыт.
Өч йөз тапкыр бу зикерне әйтсә
Каберләр нур торыр таратып.
“Сөбхәнналлаһи вә бихәдиһи”
Тик ике сүз-күпме яктылык!
Әрвах булган туганнарга атап
Әйтик,җаннар китсен яктырып!
Гает көнне тәннәр пакъланадыр,
Күңелләрдә ахак чисталык.
Фәрештәләр җиргә иңгән чакта
Калсын әле җир дә чистарып!
Сәдакасын бирик,күчтәнәчен,
Яхшы сүзен әйтик кызганмый.
Кайсыбыз соң Ахирәтне уйлап
Кичләр җиткән чакта сызланмый?!
Ил-көннәргә,җан-тәннәргә сорыйк
Тынычлыгын, иман нурларын!
Кечеләргә кече була белсәк,
Күрербез без Ходай зурлавын.
Ризыкларның,суның кадерен белеп,
Начар гадәтләрдән арынып,
Нәфесләрне тыеп яшәгәндә
Ходай бирсен безгә сабырлык!
Гает алды .Шундый теләк телим
Туганнарга,якын дусларга!
Якыннарым кабул итеп алсын
Изге теләк телим дошманга!
Бүген теләкләрнең кабул булып
Барып җитәсенә инанам.
Гөнахларны кичер,белми кылсак,
Гамәлләрне кичер,И Аллам! Гөлнур Айзат